news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда удмурт телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды

Кереш дәрестә авазлар, хәрефләр һәм исәнләшү сүзләрен өйрәнделәр.

Казанда удмурт телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды
Зилә Мөбәракшина

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Кичә Казанда урнашкан Халыклар дуслыгы йортында удмурт телен өйрәнү буенча бушлай курслар ачылды. Дәресләрне Татарстанның удмурт милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Марина Иванова алып бара. Удмурт теленең кереш дәресендә “Татар-информ” хәбәрчесе дә булып кайтты.

Удмурт теле дәресләре атна саен чәршәмбе 19:00 сәгатьтә һәм якшәмбе 11:00 сәгатьтә ике ай дәвамында барачак. Кереш дәрестә “Татарча-русча-удмуртча сөйләүлек” дәреслеге һәм рус-удмурт-татар сүзлеге кулланылды. Дәресләргә теләгән һәр кеше килә ала.

Удмурт теле курсларында иң элек авазлар һәм хәрефләр, исәнләшү, хәлләр белешү кебек сүзләр өйрәтелде, алар белән диалоглар төзеп карап, әйтелешкә дә игътибар бирелде. “Удмурт телендә сүзләр татар теленә караганда катырак әйтелә. Мәсәлән, “бәрәңге” сүзе удмуртча “барангы” дип әйтелә. Шулай ук татар теленнән кергән бик күп алынма сүзләр бар. Алар якынча мең сүз”, - диде укытучы.

Марина Иванова әйтүенчә, Татарстандагы удмуртлар белән Удмуртиядәге удмуртлар бер-берсен аңлап бетермәскә дә мөмкин. “Чөнки алардагы әдәби тел һәм бездә – Татарстандагы диалекталь тел аерыла. Әйтик, без, татарчадагы кебек, “туган” дибез, ә “туган” дигән сүзне Удмуртиядәге удмуртлар яшь кыз мәгънәсендә куллана. “Әйбәт” дигән сүзне без “айбат” дибез, ә Удмуртиядә “умой” дип кулланалар”, - дип аңлатты ул.

“Удмуртлар Татарстанның биш районында төпләнгән, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклыйлар. Иң күбесе Кукмара районында яши. Шулай ук Балтач һәм Марий Элның Карлыган авылында, Баулыда, Башкортстанның Тәтешле районында бар. Һәрберсенең төрле әйтелештәге сүзләре очрый. Мәсәлән, татарчадагы “алма” сүзенең “умо”, “улмо”, “алма”, “багылма” вариантлары йөри”, - дип сөйләде Марина Иванова.

Марина Иванова сүзләренчә, удмурт телен өйрәнү буенча төркем узган ел ук тупланган булган. “Барлыгы 25 кеше йөрде. Алар әле дә телне өйрәнүләрен дәвам итә. Әмма татар кешеләреннән җыелган төркем миндә беренче тапкыр, мин моңа шундый шатландым”, - диде ул.

“Әгәр дә мин удмурт телен өйрәнә башласам, димәк, удмурт телен белүче арта дигән сүз. Удмурт мифологиясе, әкиятләре мине мари, мордва һ.б. күршедә яшәгән халыкларның тарихы, мәдәнияте кебек, бик нык кызыксындыра. Мин Удмурт, мари һәм мордва әкиятләрен күп беләм. Безнең алар белән мифология, персонажлар уртак. Бары тик атамалары гына аерыла”, - ди Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева.

“Татар телен өйрәнергә җиңел, күпме кеше сөйләшә, рәхәтләнеп өйрәнегез, диләр. Ә бу очракта удмурт телен белүче Марина Иванова бар, нишләп әле безгә бу мөмкинчелекне күрсәтмәскә? Удмуртлар белән аралашам, заманча мәдәният үсеше ягыннан алар бездән алга киткән дигән фикер кала. Минем моңа күбрәк төшенәсем килә, шуңа күрә дә мин курсларга килдем”, - диде Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Рәдиф Кашапов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100