Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тышкы разведка ветераны Самра Бикмеева 101 яшендә вафат булды
Бүген Казанда фронт шәфкать туташы һәм разведчик, Бөек Ватан сугышы ветераны Самра Бикмеева вафат булды. Аңа 101 яшь булган. Бу хакта «Татарстан» журналы хәбәр итә.
Бикмеева 1941 елның августында Казанның хәрби госпиталенә шәфкать туташы итеп мобилизацияләнгән. Беренче Белоруссия фронтының 61нче армиясенең 86нчы аерым медицина ротасы составында Белоруссия, Литва, Латвия, Польшада булган һәм 1945 елда Германиягә барып җиткән. Сугыштан соң Бикмеева Венгрия, Польша, Румыниядә СССРның Эчке эшләр халык комиссариаты тышкы разведка хезмәткәре сыйфатында яшерен мәгълүмат эзләгән.
Шәфкать туташы Казанга 1950 елда гына кайта. Ул 3нче бала тудыру йортында акушер булып эшли, ә ике елдан соң Казан хәрби госпиталенең йогышлы авырулар бүлегенә өлкән шәфкать туташы вазифасына күчә.
Узган ел «Татарстан» журналы Самра Сабировна Бикмееваның батыр тормышы турында «Красивая» китабын (Татар китап нәшрияты чыгарды) язды, аны тәкъдим итүдә басма герое шәхсән үзе катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз