news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Тынычлык яратылышы” фестивален 350 дән артык журналист яктырта

Фестивальдә 200дән артык музыкант катнаша

(Казан, 25 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Казан Кремле янында ачылган “Тынычлык яратылышы” IV халыкара фестивален 350 дән артык журналист яктырта. Фестивальне “Машина времени” төркеме лидеры Андрей Макаревич ачты.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына фестиваль мәгълүмат үзәгендә хәбәр итүләренчә, Россия төбәкләреннән, шулай ук Казакъстан, Белоруссия, Украинадан 359 журналист аккредитацияләнгән.

“Тынычлык яратылышы”нда Россия, Бөекбритания, АКШ, Канада, Португалия һ.б. кебек 12 илдән 200дән артык музыкант катнашачак. Хәзерге вакытта “фестиваль кунагы” статусын алу өчен Россиянең төрле төбәкләреннән 4 меңнән артык заявка бирелгән. Көн дәвамында фестивальдә 200 меңнән алып 250 меңгә кадәр тамашачы булыр дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot