news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тынлы уен кораллары оркестры чыгыш ясый
17 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Дөнья музыка классикасы җәүһәрләре” исемле концерт программасы тәкъдим ителә
Скопировать ссылку
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). 17 декабрьдә С.Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында “Дөнья музыка классикасы җәүһәрләре” исемле концерт программасы тәкъдим ителә. Бу – “Тынлы академия” циклыннан икенче концерт.
Музыка кичәсендә Казан дәүләт консерваториясенең тынлы уен кораллары оркестры Модест Мусоргский, Александр Бородин, Николай Римский-Корсаков, Томазо Альбинони, Арам Хачатурян, Камил Сен-Санс әсәрләрен башкарачак. Оркестр белән Санкт-Петербургтан дирижер, Россиянең атказанган артисты Андрей Казаков җитәкчелек итә. Оркестрга кушылып, скрипкада Россиянең халык артисты Михаил Гантварг һәм органда Россия һәм Татарстанның халык артисты Рубин Абдуллин уйнаячак. Концерт 18 сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр иттеләр Зур дәүләт концерт залыннан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2