Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда тыл хезмәтчәне үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтә
Казаннан тыл хезмәтчәне Тамара Николаевна Левкина бүген үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Тамара Николаевна 1926 елның 27 маенда туган. Аның әтисе тимер юлда эшләгән, шунда һәлак булган. Әнисе дә тимер юлда эшләгән. Гаиләдә дүрт бала була. Бөек Ватан сугышы вакытында Левкина заводта фрезерлаучы булып эшли. Ленинградтан эвакуацияләнә. Техникум тәмамлый һәм Сталинградта практика уза», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Тамара Николаевнаның гомуми хезмәт стажы 42 ел тәшкил итә. Казанда яшәүче хатын-кызның юбилей медальләре бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз