news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тыл хезмәтчәне Нәзиф Хизбуллинга 98 яшь тулды

Казаннан тыл хезмәтчәне Нәзиф Шәрифулла улы Хизбуллин бүген 98 яшьлек туган көнен билгеләп үтә. Бу хакта ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Нәзиф Шәрифулла улы 1928 елның 27 маенда ТАССРның Биләр районы Емелькино авылында күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. 1931 елда гаилә Казанга күченә. Хизбуллин мәктәптә укый, 13 яшеннән кибеттә сатучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганчы җиде сыйныф белем ала, сугыштан соң өлкән сыйныфларны тәмамлый», – дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.

1948 елдан 1956 елга кадәр Нәзиф Хизбуллин Эчке эшләр министрлыгында сержант булып хезмәт итә, «Динамо» ширкәте спортчысы була, призлы урыннар яулый. 1956 елдан «Радиоприбор» заводында алтынчы разрядлы сынаучы булып эшли, самолетлар өчен приборларны сыный. «Радиоприбор» заводында пенсиягә чыкканчы эшли.

Хизбуллин «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot