news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тыелган урында юл аркылы чыккан хатын-кызны йөк машинасы бәрдереп үтергән

Казанда йөк машинасы йөртүчесе 69 яшьлек хатын-кызны бәрдереп үтергән. Авария Тихорецкая урамында булган, хатын-кыз йөк машинасын урап үтәргә теләгән һәм ярамаган урында юл аркылы чыккан.

Бу мизгелдә йөк машинасы йөртүчесе кузгалып китә һәм җәяүле хатын-кызны бәрдерә. Ул ашыгыч ярдәм килеп җиткәнче үлә.

Машина йөртүчегә сак чарасы билгеләү өчен, ГАИ хезмәткәрләре Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш Тикшерү идарәсенә тиешле документларны тапшырган.

news_right_1
news_right_2
news_bot