news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Туймазы татар драма театры гастрольләре ачылды

Гастрольләр афишасына дүрт спектакль кергән.

(Казан, 16 гыйнвар, "Татар-информ"). Бүген Казанда И.Абдуллинның "Тиле яшьлек" спектакле белән Башкортстанның Туймазы дәүләт татар драма театры гастрольләре башланды. Башкортстан кунакларын сәламләү сүзе белән Г.Камал театрының зур сәхнәсеннән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов, Татарстанның халык артисткасы Фирая Әкбәрова чыгыш ясады. Бу хакта Г.Камал театрының матбугат үзәге хәбәр итә.

Гастрольләр афишасына дүрт спектакль кергән. 17 гыйнварда 15.00 сәгатьтә кече сәхнәдә Роберт Миңнуллин шигырьләре буенча “Каеннарым белән” шигъри спектакле булачак. Кич, 19.00 сәгатьтә исә зур сәхндә Илгиз Зәйниевнең “Әрем исе” спектакле күрсәтеләчәк.

Гастрольләр 18 гыйнварда Александр Коровкинның “Түтиләр” спектакле белән ябыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot