news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда туучылар саны 3,5 процентка кимегән

Туучылар исәбе узган гасырның 90нчы елларындагы «демографик чокыр» аркасында азая.

(Казан, 3 декабрь, «Татар-информ», Егор Никитин). 2018 елның гыйнварыннан сентябрь аена кадәр Казанда туучылар саны, узган елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда, 3,5 процентка кимегән. Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шундый саннар китерелде.

Туучылар исәбе узган гасырның 90нчы елларындагы «демографик чокыр» аркасында азая, дип искәртә экспертлар. 

Анда билгеләп үтүләренчә, быелның 9 аенда Казан ЗАГСында 15,8 мең (узган елда – 16,3 мең) яңа туган сабый теркәлгән. Шул ук вакытта үлүчеләр саны 0,2 процентка арткан.

«Туучылар санының азаюы бала табу яшендәге хатын-кызларның кимүенә бәйле», - дип искәртте докладчы.

Хисап чорында шулай ук шәһәр халкының миграция хисабына артуына бәйле күрсәткечләр дә түбәнәйгән, дип искәрттеләр эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot