Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда “Turkvizyon-2014” халыкара конкурсының ярымфиналы башлана
Чараны казанлылар “Татнефть-арена” боз сараенда карый ала, шулай ук “Мәйдан” телеканалы аша да тамаша кылырга була
(Казан, 19 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген сәгать кичке 7 дә Казанның “Татнефть-арена” боз сараенда “Turkvizyon-2014” (“Төрквидение”) II Халыкара телевизион җыр конкурсының ярымфиналы була. “Казан — төрки дөньяның мәдәни башкаласы” программасы кысаларында уздырыла торган әлеге конкурсның финалына чыгу өчен 24 илдән җырчылар үзләренең сәләтләрен күрсәтәчәк. Татарстан данын исә Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган Айдар Сөләйманов яклый. Ул 11 нче номер астында чыгыш ясап, “Атлар чаба” дигән җыр башкара.
Концертның төп оештыручысы — “ТМВ TV” (Төркия) телеканалы. Конкурсның ярымфинал һәм финал өлешен “ТМВ TV” телеканалы сигналы буенча 24 илдәге 40 телеканал трансляцияләчәк. Чараны якынча 300 миллион тамашачы карар дип көтелә.
Ярымфинал концертын “Мәйдан”, ә финалны “ТНВ-Планета” каналларыннан туры эфирда карап булачак.
Вокалчыларның сәләтен халыкара жюри бәяли. Конкурс шартлары буенча, үз җырчысын тәкъдим иткән һәр илдән жюри әгъзасы да җибәрелә. Үзен мөстәкыйль төбәк буларак тәкъдим иткән Мәскәү шәһәре, шулай ук Германия һәм Иран җырчылары конкурста беренче тапкыр чыгыш ясаячак.
Конкурста җиңүченең клибы ел дәвамында 12 илдә күрсәтелүче 100 миллионлы аудиториясе булган “TMB” халыкара телеканалында күрсәтеләчәк һәм аны акчалата бүләк көтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз