news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсына 4 млн. АКШ долларыннан артык суммада акча каралган

20 сентябрьдә аның Казан этабында сайлап алу туры, 19 һәм 21 ноябрьдә ярымфиналы һәм финалы була

 (Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанда “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсын тәкъдим итү чарасынан 2 ай узгач, бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында республиканың төп ММЧ журналистларын җыеп, конкурс ярымфиналы һәм финалы турында ачыклык кертелде. Матбугат конференциясендә исә ТР Мәдәният министрлыгының халыкара һәм милләтара хезмәттәшлек һәм күргәзмә эшчәнлеге бүлеге әйдәп баручы киңәшчесе Виктория Даутова, “TURKVIZION” конкурсы генераль координаторы – “ТМВ-ТV” ТК генераль директоры Ислам Баһиров, “Мәйдан” музыкаль телеканалы директоры Дамир Дәүләтшин, конкурсның жюри әгъзасы - ТРның һәм РФнең халык артисты Венера Ганиева, шушы халыкара конкурсның былтыр беренчесендә катнашып, 4 нче урын алган җырчы Алинә Шәрипҗанова катнашты.

Төркиянең Искешәһәр каласында 2013 елда башланып киткән, быелгы “TURKVIZION” II Халыкара телевизон җыр конкурсының Татарстаннан сайлап алу туры – зона этабы 20 сентябрьдә Казанның “Пирамида” комплексында була.

Жюридан Венера Ганиева “Татар-информ” журналисты соравына җавабында ачыклык керткәнчә, республикадан катнашуга 34 заявка алынган булып, арадан 23е сайланган, шуларның 3-4е – Венера ханымның шәкерте. Бу җөмләдә Ислам әфәнде Баһиров, Венера ханым – ул намуслы кеше, профессионал, шуңа күрә без аңа ышанабыз, дип шик калдырмаска омтылса, В.Ганиева үзе, билгеле, һәр остаз үз шәкертен алга этәрергә тырыша, дип таныды. Гомумән, соло, дуэт, трио, төркем белән чыгыш ясаячак конкурсантларыбыз арасында Казан, Чаллы, Зәй, Яшел Үзән һәм хәтта Мәскәүдән булганнары да бар.

Тулаем алганда, кимендә 20 ил шушы конкурста катнашырга теләк белдерелгән, мисалга, Россия, Төркия, Ирак, Иран, Хорватия, Герцоговина, Македония, Албания, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Казакъстан, Молдова катнаша һәм аларда сайлап алу турлары бара, Кыргызстан белән мәсьәлә хәл ителә, дип аңлатты “TURKVIZION” конкурсы генераль координаторы И.Баһиров. Гомумән, шушы халыкара конкурста катнашырга 5 меңнән артык заявка алынган булган, арада 800 кешесе катнашырга теләгән илләр бар, дип аның популярлыгына, таралышына игътибарны юнәлтте ул.

Татарстан башкаласында “Пирамида”да сайлап алу турын исә 20 сентябрьдә 4 телеканал төшереп, туры эфирдан күрсәтә, 19 ноябрьдәге ярымфиналны һәм 21ендә финалны “Татнефть-Арена” боз сараенда дөньяның 38 телеканалы объективы аша уздыра. Анда 250ләп шәрәфле кунак чакырыла, төрки дәүләтләрнең һәм халыкларның 120ләп ММЧ вәкиле җәлеп ителә.

Венера Ганиева билгеләп үткәнчә, 21 ноябрь – төрки җыр өчен тарихи көн булачак, җиңүчеләрне бөтен дөнья киңлегенә чыгарачак. “TURKVIZION” конкурсының җиңүчегә дигән төп призы буларак 720 мең сумга сертификат каралган. Бу хакта “TURKVIZION” конкурсы генераль координаторы Ислам Баһиров аңлатма бирде. Җиңүченең җырлары ел дәвамында “ТМВ ТV” телеканалында әйләндереләчәк, телеканал аңа бушлай диск чыгарырга һәм реклама ясарга ярдәм итәргә җыенуы хакында алдан вәгъдә ителгән иде.

Халыкара конкурсның Татарстан буенча бюджеты – 4 млн. 53 мең АКШ доллары. Шул сумманың 1 млн. 870 меңен Төркиянең “ТМВ-ТV” ТК каплый, калганы – ТР ягыннан, дип, Ислам Баһиров һәртөрле ярдәм өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде. Соңыннан “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының беренче урынбасары Нурия Беломоина ачыклык кертеп, конкурс ярымфиналы һәм финалы чыгымнарын Төркия телеканалы һәм Татарстан химаячылары, ә аның зона этабын “Мәйдан” ТК каплый, диде.

Конкурс шартларының берсе – анда тәкъдим ителәсе җырның беркайда да яңгырамавы, ягъни өр-яңа булуы, шулай ук “тере” тавышка җырлау шарт итеп куелуын истә тотып, тамашачылар гел яңа әсәрләр һәм чын тавышка башкарылган эстарда җырлар тыңлаячак дияргә була. Ярымфинал һәм финалга билетлар 1 сентябрьдән сатыла, бәясе: 200-800 сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100