news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда “Туризм – XXI гасыр” XIV республика конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Быел бәйгегә 48 заявка тапшырылган булган.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның “Рамада” отелендә “Туризм – XXI гасыр” XIV республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Чарада туриндустрия предприятиеләре, музейлар һәм музей-тыюлыклар, туризм өлкәсендәге уку йортлары, муниципаль берәмлекләр, ТР туризм инфраструктурасы оешмалары вәкилләре катнашты.

Конкурс 14 нче мәртәбә үткәрелеп, ел саен туристик базарның иң уңышлы вәкилләрен үзенә җыя. Быел бәйгегә 48 заявка тапшырылган булган.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда туризм өлкәсе Татарстан өчен икътисадның әһәмиятле тармагына әверелде. “Агымдагы ел нәтиҗәләре туризм тармагы өчен шактый уңай булуын дәлилли. 2014 нче елның 11 ае эчендә Татарстанга 2,3 млн турист килгән, ә туризм өлкәсендә күрсәтелгән хезмәтләр күләме 9 млрд сумнан артып китә. Безнең өчен туристларның уңай бәяләмәләрен ишетү бик мөһим. Билгеле булганча, Татарстан Россия буенча сәяхәт итү өчен иң яхшы төбәк дип танылды. Бу безгә туризм тармагында тагын да көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итәчәк”, - дип белдерде Сергей Иванов. Аның әйтүенчә, агымдагы елның 11 аенда Зөягә (Свияжск) 160 меңләп кеше барган, бер 5 ел элек кенә бу сан нибары 10 мең тирәсе булган. Болгар җиренә аннан да күбрәк - 240 мең турист аяк баскан.

Чыгышыннан соң Сергей Иванов өлкә үсешенә керткән шәхси өлеше һәм нәтиҗәле хезмәте өчен “Стен” туристик компаниясе генераль директоры Леонид Прессны, Түбән Каманың “Олис” туристик компаниясе генераль директоры Ольга Байкееваны Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Конкурсның “Республика буенча ел маршруты”, “Ел партнеры”, “ТР туристик базары үсешенә теләктәшлек”, “Ел шәхесе”, “Ел ачышы” номинацияләре буенча җиңүчеләрне ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча “Яңарыш” Республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, РФ Дәүләт Думасы депутаты, физик тәрбия, спорт һәм яшьләр эшләре буенча комитет рәисенең беренче урынбасары Марат Бариев һәм башкалар тәбрикләде.

“Ел ачышы” номинациясендә “Казан – Хельсинки – Казан” халыкара рейсы ачылышы өчен “Finnair” авиакомпаниясе җиңүче дип танылган. Әлеге номинациядә шулай ук “Казан шәһәрендә Чәк-чәк музее” яулаган.

“Туристик белем өлкәсендә ТР туристик базары үсешенә теләктәшлек итү” номинациясендә җиңүгә Россия Халыкара туризм академиясенең Казан филиалы лаек булган. “Урнаштыру өлкәсендә ТР туристик базары үсешенә теләктәшлек итү” номинациясендә җиңүгә “Luciano” һәм “Дон Кихот” отельләре ирешкән. “Муниципаль туристик сәяхәт өлкәсендә ТР туристик базары үсешенә теләктәшлек итү” номинациясендә җиңүне Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы яулаган.

“Ел маршруты” номинациясендә “Мәдәни-танып белү маршруты – 2014”, “Паломниклык туризмы маршруты-2014”, “Җәяүлеләр туризмы маршруты-2014”, “Төбәкара туристлык маршруты-2014” проектлары тәкъдим ителгән.

“Ел шәхесе” номинациясендә җиңүче итеп Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе идарәсе рәисе Зөфәр Гаязов игълан ителде.

Татарстанда эчке һәм тышкы туризм үсешенә керткән мөһим өлеше өчен, Казан шәһәре Туристик-мәгълүмат үзәге директоры Наталья Абрамовичка Туризм буенча федераль агентлыкның Мактау грамотасы тапшырылды.

Тантанада шулай ук Татарстанда төрле кызыклы маршрутлар эшләгән мәктәп укучылары һәм студентлар да бүләкләнде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100