Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Туризм үсеше комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде
Казан мэры Илсур Метшин Туризм үсеше комитетының яңа җитәкчесе итеп Санкт-Петербургтан «АГНА» компанияләр төркемен оештыручы һәм идарәче партнеры Александр Шавлиашвилины билгеләде. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Шавлиашвили Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты башлыгы вазифасына ачык конкурста катнашкан, һәм бу постны алмаса да, жюри хөкеменә туризм өлкәсен үстерү буенча тәкъдимнәре белән истә калган. Метшин Шавлиашвилиның максаты – Казанга килүче туристлар агымын 2030 елга 6 миллион кеше дәрәҗәсенә җиткерү икәнлеген искәртте.
«Туризм үсеше комитеты – бу зур юнәлеш, соңгы 5 елда гына да туристлар саны 67 процентка артты», – дип билгеләп үтте мэр. Ул шулай ук Шавлиашвилины Казанга «яңа чикләр яуларга» һәм шәһәрнең «иң җәлеп итүчән шәһәр» булу юлында алга баруын дәвам итәргә ярдәм итә алырлык һөнәри кеше дип саный.
«Рәхмәт, бу минем өчен зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Мин сезнең тәкъдимегезне горурланып кабул итәм, Казан өчен барысын да эшләргә тырышачакмын», – дип белдерде Александр Шавлиашвили.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз