Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда туристлык салымы кертү турында карар рәсми рәвештә кабул ителде
2025 елның 1 гыйнварыннан Казанда отельләр һәм кунакханәләрдә яшәү бәясеннән 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Коррупциягә каршы экспертиза узганнан соң карар проекты Казан шәһәр Думасы утырышында рәсми рәвештә кабул ителде.
Шәһәр башкарма комитеты Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин хәбәр иткәнчә, 2024 елның июлендә РФ Салым кодексына 33.1 бүлек (туристлык салымы турында) өстәлде. Ул муниципаль берәмлекләргә территорияләрендә җирле салым булып саналачак һәм тулысынча муниципаль берәмлек бюджетына исәпләнәчәк туристлык салымы кертү хокукы бирә.
«Дума карары проекты 2025 елның 1 гыйнварыннан Казан шәһәре территориясендә туристлык салымын билгеләү һәм кертү максатыннан булдырылды», – диде ул.
Ирек Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, туристлык салымы кертү турында карарны Новосибирск, Краснодар, Ростов-на-Дону, Омск һәм Пермь шәһәрләрендә кабул иткәннәр инде. Санкт-Петербург, Екатеринбург, Волгоград шәһәрләре кабул итү стадиясендә. Казанда туристлык салымы кертер алдыннан хакимият башка шәһәрләрдә шундый ук тәҗрибәне җентекләп өйрәнгән.
Салымны оешмалар һәм физик затлар, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр – отельләр, кунакханәләр, хостеллар, шифаханәләр, пансионатлар, ял базалары, кемпинглар, мотельләр һәм «урнаштыру чаралары» реестрына кертелгән башка объектлар хуҗалары түләячәк.
Салымның ставкалары салым кодексына ярашлы рәвештә билгеләнәчәк һәм ел саен бер процент пунктына арттырыла барачак. Әйтик, 2025 елда салым күләме 1 процентны тәшкил итсә, 2029 елда 5 процент булачак, дип хәбәр итте докладчы.
«Туристлык салымының минималь күләме бер тәүлек өчен 100 сумны тәшкил итәчәк. Ташламага Советлар Союзы Геройлары; Россия Геройлары; Бөек Ватан сугышы катнашучылары һәм инвалидлары; хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәм инвалидлары; I һәм II төркем инвалидлар; балачактан инвалидлар; инвалид балалар исәп тота ала. Казан хакимияте шулай ук балигъ булмаганнарны салым түләүдән азат итәргә тели», - дип йомгаклады чыгыш ясаучы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз