Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда туристларга мәдәни мирасыбызны тәкъдим итә алырлык Җәйге зал юк – Рифат Фәттахов
Җәен туристлар үзәге булган Казанда мәдәни мирасыбызны тәкъдим итәрлек чаралар юк дәрәҗәсендә.
(Казан, 12 август, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Җәен туристлар үзәге булган Казанда мәдәни мирасыбызны тәкъдим итәрлек чаралар юк дәрәҗәсендә. “Театрлар, филармония сезонын япкач, июль-август айларында Казанда тынлык, – ди Р.Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды җитәкчесе, продюсер Рифат Фәттахов “Татар-информ”га биргән интервьюда. – Ә килгән туристларга без нинди мәдәни мирасыбызны тәкъдим итәбез?”
“Мөһим зур проблемаларның тагын берсе – безнең Җәйге залыбыз юк, – дип дәвам итә ул. - Казан үсә, туристик үзәккә әверелә. Мөгаен, безгә җәен зур тамашалар бирерлек Җәйге терраса кирәктер”.
Рифат Фәттахов Мәскәүдәге Халыкара музыка йорты үрнәгендә Татар музыка йорты булдыруны күздә тота. “Безнең бүген бик зур проблема – концерт заллары системасы булмау. Без бит Татарстанны, Казанны дөньякүләм дәрәҗәгә чыга дип сөйлибез. Бездә халыкара дәрәҗәдәге фестивальләр, симпозиумнар, конференцияләр үтә. Әмма аларны кабул итәрлек зур залыбыз юк, – ди ул. – Бу музыка йорты булган очракта, аның бер өлеше итеп концерт заллары системасын корырга кирәктер. Бу йорт кысаларында 2000-3000 кеше сыйдырышлы бер бик зур зал, музыкаль спектакльләр өчен 500-600 кеше сыйдырышлы театраль зал булырга тиештер”.
Мәгълүмат өчен: июль аенда М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында берничә классик спектакль тәкъдим итте. Казан Кремлендә июль-август айларында пәнҗешәмбедә Джаз фестивале бара. “Мир” кинотеатрының чәршәмбе көннәрдә ачык һавада кино күрсәтелә торган “Киносреда” проекты бар. Казан шәһәре мәдәният идарәсе мәдәният йортларында төрле мәдәни чаралар тәкъдим итә. Казан паркларда төрле чаралар уздырылырга мөмкин. Август аенда Камал театрында Салават концертлары башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз