news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туристлар саны 2013 елда Универсиада үткәрелгәннән бирле ике тапкыр арткан

Узган елда Татарстан башкаласы 3,2 миллион кунакны кабул иткән.

(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). 2018 елда Казанда туристлар саны 3,2 миллионга кадәр арткан. Бу 2013 елгы күрсәткечтән ике тапкырга күбрәк. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«2018 елда Казанга 3 миллион 200 мең турист килгән, әлеге сан 2017 елга караганда 14 процентка артыграк. Бу шулай ук 2013 елдагы (ул елны шәһәр Бөтендөнья җәйге Универсиадасын кабул иткән иде) күрсәткечтән – ике, 2005 елга (ул елны Казанның 1000 еллыгы билгеләп үтелде) караганда алты тапкырга күбрәк. Казан - туристлар саны елына 3 миллионнан артып киткән Россиянең бишенче шәһәре», - диде Санникова.

Узган елда Казанга килгән чит ил кунакларының саны 25 процентка (252 меңгә якын) күбрәк булган. Татарстан башкаласына Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм АКШ кебек илләрдән туристлар килгән.

Туристларның яртысына якыны Казанга поездда килә, шул ук вакытта һава аланының популярлыгы өч процентка арткан. 2018 елда 3,14 меңнән артык пассажир «Казан» халыкара аэропорты хезмәтләреннән файдаланган, бу 2017 елга караганда 20 процентка күбрәк. Узган елда аэропорт Алания, Тбилиси, Батуми, Тәһран, Хайкоу, Минскига (һ.б.) яңа маршрутлар ачкан.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100