Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда туристлар озакка туктала башлаган
ТурСтат мәгълүматлары буенча, гомумән Россиядә эчке туризм арткан.
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Оксана Романова). 2017 елның якынча мәгълүматлары буенча Казан шәһәрләрнең эчке туризмы өчен иң популяр беренче өчлеккә керде, ул кунаклар тукталу буенча Мәскәүне дә узып киткән. Россия Tvil.ru торак броньлау сервисы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.
Шулай итеп, Казанда туристлар торакны уртача 4 төнгә броньлаган һәм бер тәүлек яшәү өчен 3 мең сум сарыф иткәннәр, ә Мәскәүгә тәүлегенә 3,7 мең сум исәбеннән кунаклар өч төнгә килә. Яшәү бәясе түбән һәм озак тукталу буенча Санкт-Петербург лидерлар рәтендә, бирегә туристлар уртача 5 көнгә килә һәм торакны тәүлегенә 2,8 мең сумга арендалый.
ТурСтат мәгълүматлары буенча, гомумән Россиядә эчке туризм арткан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз