news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туристик салым кертү турында фикер алышалар

Татарстан башкаласының вице-мэры Евгения Лодвигова бу салым туризмны үстерү өчен ярдәм булачак, дип ышана.

Казанда туристик салым кертү турында фикер алышалар
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 19 сентябрь, "Татар-информ"). Казан хакимияте кайбер шәһәрләрдә кертелгән туристик салымның уңай якларын әйтте. Шәһәр туризмы буенча Бөтендөнья туризм оешмасының (UNWTO) глобаль саммитында чыгыш ясаганда, Татарстан башкаласының вице-мэры Евгения Лодвигова шул хакта сөйләде. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Форум шушы көннәрдә Сеулда уза.

“Мондый салым алга таба туризм өлкәсен үстерүгә шактый ярдәм итәр, шәһәр өчен яхшы булыр иде. Еш кына, әлеге салым турист өчен сизелерлек булмый. Бу сумма күпчелек шәһәрләрдә бер кеше өчен бер евродан да артып китми. Болай эшләү тармакны үстерү өчен яхшы ярдәм булыр иде”, - дип ышана Лодвигова.

Туристик салым - инфраструктура белән кулланган өчен шәһәр кунакларыннан түләү алу ул.  2020 елдан шундый салым кертү планнары турында Санкт-Петербург хакимияте дә хәбәр итте. Алар аның ставкасын яшәү бәясеннән 2 процент күләмендә куярга тәкъдим итә.

Моннан тыш, Россиянең дүрт төбәге (Крым, Алтай, Краснодар һәм Ставрополь өлкәләре) инде курорт салымы тәҗрибәсендә катнаша. Җыелган акчалар илнең курорт инфраструктурасын үстерү, кире торгызу һәм саклауга юнәлергә тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100