news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда турист электрон паспортын эшләтеп җибәрәчәкләр

Проектта Россиянең төньяк-көнбатыш төбәкләре катнаша.

Казанда турист электрон паспортын эшләтеп җибәрәчәкләр
Рамиль Гали

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиянең төньяк-көнбатыш төбәкләрендә декабрьдә «Турист электрон паспорты» проектын тормышка ашыру башланачак. Бу хакта Казанда узган «Россиянең бренд маршрутларында музейлар» пленар сессиясендә мәгълүмати-туристлык оешмаларының Милли ассоциациясе директоры Михаил Ушаков белдерде.

Проектта катнашу сәяхәтчеләргә баллар эшләргә һәм призлар алырга мөмкинлек бирәчәк. «Бу проект, һәр төбәктә теркәлгәндә, кешенең үз смартфонында субъектта ниләр баруы турында мәгълүмат алу мөмкинлеге булуы белән мөһим», - дип сөйләде ул.

Электрон паспортны туристлык-мәгълүмат үзәгендә «Россиянең көмеш муенсасы» маршрутының 11 төбәгенең берсендә теркәргә мөмкин. Платформа төп мессенджерларда эшләячәк. Баллар истәлекле урыннардан яисә туристлык-мәгълүмат үзәгеннән тасвирлама белән һәр җибәрелгән фотосурәт өчен исәпләнә.

«Россиянең көмеш муенсасы» Төньяк-Көнбатыш федераль округы составына керүче 11 төбәкне: Санкт-Петербург, Архангельск, Вологда, Калининград, Ленинград, Мурманск, Псков һәм Новгород өлкәләре, Карелия һәм Коми республикалары, шулай ук Ненец автономияле округын берләштерә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100