Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда турфирма директоры клиентларының 180 мең акчасын үзләштергән
29 яшьлек кыз өч клиентыннан акча алган һәм алар белән элемтәгә чыкмый башлаган.
(Казан, 21 февраль, “Татар-информ”). Казанда турфирма директоры клиентларының 180 мең акчасын үзләштергән. Бу хакта Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
2017 елның гыйнварыннан июленә кадәр 29 яшьлек “Фламинго” турфирмасы директоры өч клиентка хезмәт күрсәтү буенча килешү төзегән. Туроператорларга һәм юлламаларга бронь өчен булган акчаны хатын-кыз күчермәгән, ә үзенә алган. Алданган клиентларга акчаларын кире кайтарудан баш тарткан һәм элемтәгә чыгудан туктаган.
Казанның Совет районы суды “Хезмәт урыныннан файдаланып, мошенниклык кылу” маддәсе буенча шартлы рәвештә 3,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Суд шулай ук хөкем ителүчедән китерелгән зыянны кайтару дәгъвасын да канәгатьләндергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз