news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда бер хатын-кыз үзен туроператор дип кешеләрдән 700 мең сум чамасы акча урлаган

Тикшерүчеләр фаразлавынча, Казанда яшәүче 36 яшьлек хатын-кыз 2021 елның октябреннән алып, быелның гыйнварына кадәр, үзен туроператор дип, кешеләргә диңгезгә юллама саткан. Ул Казанда һәм Ульяновскида яшәүче биш кешене алдаган һәм алардан 704 мең сум чамасы акча урлаган. Акчаларны алганнан соң, хатын-кыз элемтәгә чыгудан туктаган.

Аңа карата «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Эш материаллары Питрәч районы судына җибәрелгән дип хәбәр итте, Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot