news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тулы көн мәктәпләре барлыкка киләчәк

Яңа мәктәпләрдә өстәмә белем бирү хезмәтләре, секцияләр һәм түгәрәкләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 18 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда тулы көнлек яңа мәктәпләр проектлаштырылачак, анда түгәрәкләргә һәм секцияләргә йөрергә һәм иртәдән кичкә кадәр торырга мөмкин булачак.

«Без яңа төзелгән мәктәпләр тулы көндә — иртәдән һәм өстәмә белем бирү хезмәтләренең киң спектры белән эшләячәк дип планлаштырабыз. Бу мәктәп укучыларына мәнфәгатьләр буенча мавыгу табарга мөмкинлек бирәчәк һәм түгәрәкләргә, секцияләргә мәктәптә йөрергә мөмкин булачак»,— диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Илнар Һидиятов.

Түгәрәкләрдә мәктәптә үк шөгыльләнергә мөмкин булачак. Бу да Казанның бөкеләр белән бәйле проблемаларын хәл итәчәк, дип өстәде Һидиятов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100