news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда түләүле парковкаларга абонементлар кертелергә мөмкин

Казанның Транспорт комитеты шәһәрдә түләүле муниципаль парковкаларга абонементлар кертү мәсьәләсен өйрәнә, дип хәбәр итте мэрия вәкилләре. Мондый парковкалардан ерак түгел яшәүче шәһәр кешеләре шундый тәкъдим белән чыккан.

Казанлылар билгеләп үткәнчә, шәһәрдә парковкаларны, шул исәптән, моңа кадәр кешеләр үз автомобильләрен күпләп калдырган мәйданчыкларда да ясыйлар. Алар парковка өчен аена бер тапкыр түләп, машинаны «теләсә кайсы вакытта билгеле бер зонада» калдыру мөмкинлеген биргән система булдырырга чакыра.

«Абонементка кагылышлы тәкъдимне Транспорт комитетына җиткердек, бу мәсьәлә карала», - дип җавап бирде мэрия вәкилләре социаль челтәрләрдә.

Түләүле паркинглар челтәрен киңәйтүгә риза булмаган казанлыларга исә мэриядә соңгы 15 елда автомобильләр саны 2,5 тапкыр артты, шуның аркасында «процессны ничектер җайга салырга» туры килә дип җавап бирделәр.

Искәртеп узабыз, бу атнада Казанда янә түләүле парковкаларның киңәйтеләчәге билгеле булды – бюджет хисабына һәм инвесторлар акчасына шәһәрдә 684 машинага исәпләнгән парковкалар ясалачак. Мондый паркингны зәңгәр сызык белән билгелиләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100