news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда түләүле автомобиль юллары төзү өлкәсендә җир салымын киметтеләр

Татарстан башкаласында түләүле автомобиль юллары төзү өлкәсендә концессион килешүләрдә катнашучылар өчен җир салымын участокның кадастр бәясенең 0,05 процентына кадәр киметтеләр. Мондый карар Казан шәһәр Думасының XXXIX сессиясендә кабул ителде.

«Шәһәр ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан концессион килешүләр кысаларында төзелә торган автомобиль юлларын төзү һәм эксплуатацияләү өчен бирелә торган участокларга җир салымына ташламалар бирү турында мөрәҗәгать кабул итте», – дип сөйләде Казан Башкарма комитетының Финанс идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин.

Түрә ачыклык керткәнчә, карар юл инфраструктурасы өлкәсендә инвестицион потенциалны арттыруга юнәлтелгән.

Киметелгән җир салымы концессион килешүләр гамәлдә булган чорга кертелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot