news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туктарга мәҗбүр булган Мәскәү–Екатеринбург самолетында пассажир үлгән

Бүген Мәскәүдән Екатеринбургка оча торган самолет ашыгыч рәвештә Казан аэропортында туктарга мәҗбүр булды. Самолеттагы пассажир хатын-кызның хәле начарлана. Бу хакта «Татар-информ»га аэропортның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Пассажир хатын-кыз ашыгыч ярдәм табиблары килеп җиткәнче вафат була.

Пассажир хатын-кыз 1997 елда туган. Самолет төшеп утырганнан соң табиблар аның үлемен раслый. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе хәбәр итә.

«Россия Тикшерү комитетының Транспортта үзәк төбәкара тикшерү идарәсе Казан аэропортына төшәргә мәҗбүр булган самолеттагы пассажирның үлеме буенча тикшерү уздыра», – дип хәбәр итә ведомство. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

«07:18 сәгатьтә самолет маршруты буенча хәрәкәтен дәвам итте», - дигәннәр аэропортта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100