news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда туктап торган зур йөк машинасына бәрелгән фура йөртүчесе үлгән

Кичә кич Казанның Мәскәү районындагы Васильченко урамында «КамАЗ» йөртүчесе туктап торган DAF йөк автомобиле составындагы Schmitz йөк ярымприцебына зур тизлектә килеп бәрелгән.

Нәтиҗәдә «КамАЗ» йөртүчесен машина кабинасы кыскан. Ул ашыгыч ярдәм бригадасы килеп җиткәнче урында ук үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте факты буенча материаллар процессуаль тәртиптә хәл итү өчен Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы тикшерү идарәсенә җибәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot