news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда туктап торган автомобильләргә зыян китергән ир-атны полиция эзли

Казанның 2 нче Көньяк-Көнбатыш урамында туктап торган автомобильләргә зыян китергән ир-атны полиция эзли. Бу хакта» Татар-информ»га Шәһәр буенча Эчке эшләр идарәсендә хәбәр иттеләр.

Җирле интернет-бергәлекләрнең берсендә сөйләүләренчә, 24 ноябрь иртәсендә җирән сакаллы ир-ат мотоциклны аударган, аннары пыялаларын ваткан һәм Mercedes, Chevrolet Lacetti машиналарының ишекләрен җимергән. Шуннан соң ир-ат подъездга кергән, һәм берничә сәгатьтән соң таксига утырып киткән. Ир-атның ачуын иртәнге 6 да кибеткә керә алмавы чыгарган, дигән версия әйтелә.

Әлеге факт буенча «Московский» полиция бүлегендә тикшерү башланган. Килеп чыккан хәлнең шартлары һәм әлеге инцидентка катнашы булган зат ачыклана, дип хәбәр иттеләр агентлыкка Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot