news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукай, Камал портретлары авторы күргәзмәсе ачыла

25 ноябрьдә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Байназар Әлмәновның шәхси күргәзмәсе ачыла

(Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). 25 ноябрьдә Казанның “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә Байназар Әлмәновның шәхси күргәзмәсе ачыла.
Графика остасы, плакатларда рәсем ясаучы Байназар Әлмәнов – Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. Рәссам 1909 елның 14 августында Ырымбур өлкәсе Кызыл Мәчет авылында дөньяга килә. Самара татар-башкорт педагогика, Пенза сәнгать-педагогика техникумын укып тәмамлый. Шәһәр, республика, бөтенроссия һәм бөтенсоюз күргәзмәләрендә актив катнаша.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Казанда ачылачак экспозициядә авторның 250гә якын иҗат җимеше тәкъдим ителәчәк. Аеруча рәссам Габдулла Тукай шигырьләренә бизәкләр ясарга ярата. Иҗатында татар әдәбиятының танылган классиклары – Габдулла Тукай, Шәриф Камал, Каюм Насыйри портретлары зур урынны алып тора.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100