news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукай көненә багышланган чарада түләүсез экскурсияләр оештырылачак

Төп чаралар Габдулла Тукай әдәби музее бинасы артында урнашкан бакчада узачак.

Казанда Тукай көненә багышланган чарада түләүсез экскурсияләр оештырылачак
Султан Исхаков

(Казан, 17 май, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). 18 май көнне Казанда беренче тапкыр узачак “Тукай урамы көне”ндә экскурсияләр, квестлар, интерактив лекцияләр, мультфильмнар карау, төрле остаханәләрдә шөгыльләнү, интеллектуаль викториналар үткәреләчәк. Чара турында “Татар -информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“Велосипедлы эксурсияләр 10:00 сәгатьтә башланып китә. Бу көнне җәяүле экскурсия дә узачак. “Екатерининская урамыннан Габдулла Тукай урамына кадәр” дип аталган җәяүле экскурсиядә Тукай урамында урнашкан тарихи объектлар белән танышу мөмкинлеге булачак”, - диде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова.

Программада тагын ике чара бар: музей бинасы артында урнашкан бакчада Татар дәүләт филармониясенең "Илһамият" клубы башкаруында Тукай сүзләренә һәм халык көйләренә язылган "Тукай моңнары" концерты һәм Камал театры артистлары башкаруында "Шигьри спектакль". Музей бакчасына бина аша, Юныс мәйданыннан һәм Тукай урамыннан керергә мөмкин. Иртәгә барлык керү юллары да ачык була.

“Безнең бөек Тукаебызга, иске Татар Бистәсенә игътибар бирергә, аның тарихын ачыкларга кирәк. Мондый формалар яшьләр, туристлар, кунаклар арасында бик популяр. Казанлылар өчен дә бик кызыклы булыр дип ышанып калам”, - диде “Казан шәһәре башкарма комитеты “Иске шәһәр” префектурасы” территориясе префекты Марат Усманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100