Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирхан атналыгы узачак
Чара язучы, драматург Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулуга багышлана.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бу җомгада, 22 гыйнвар көнне, Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, драматург Фатих Әмирхан атналыгы башлана.
«22 гыйнвардан 29 гыйнварга кадәр Габдулла Тукай әдәби музеенда Фатих Әмирханның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдипкә багышланган атналык узачак. Төрле программалар, лекция, балалар өчен мәдәни-белем бирү чаралары үткәрергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Татарстан Милли музееның матбугат үзәге хезмәткәре Ленар Нәгыймов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Аның әйтүенчә, Тукай музееның социаль челтәрләрдәге аккаунтларында «Безнең Әмирхан» дип аталган видеопроект һәм язмалар урнаштырылачак.
Фатих Әмирхан атналыгы 29 гыйнвар көнне «Татар могиканы» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә белән тәмамланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз