Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына багышланган күргәзмә ачылды

«Халык әдәбияты» күргәзмәсе Габдулла Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен укуына 115 ел еллыгы уңаеннан оештырылды. Татар фольклорына багышланган бу лекция шагыйрь үзе исән чагында ук киң танылу алган.
«Халык әдәбияты» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан алынган экспонатлар тәкъдим ителә. «Тукай геройлары һәм образлары рәссамнарны һәм скульпторларны яңа әсәрләр иҗат итәргә рухландыра, шулай итеп, Татарстан мәдәниятен баета», - дип күргәзмәне ачты Габдулла Тукай музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.
Ул «Халык әдәбияты» лекциясен уку тарихы белән дә таныштырды. «ХХ гасыр башында Казанда татар зыялыларының мәдәни үзәкләренең берсе булган «Шәрык клубы»нда 1910 елның 15 апрелендә Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясе уза. Шагыйрь моны түбәндәгечә аңлата: «Бервакыт мин иптәшемә шаяртып: «Мин халык әдәбияты турында лекция укырмын», дидем. Ул, әйткәннәргә ышанып, газеталарның берсендә Тукаевның лекция укыячагын язып өлгергән», - диде.
«Чыннан да, «Йолдыз» газетасының 1910 елгы 8 апрель санында «озакламый «Шәрык клубы»нда Габдулла әфәнде Тукаев халык әдәбияты турында лекция укыячак» дигән белдерү басыла», - дип аңлатты музей мөдире.
«Шәрык клубы»ның халык уен кораллары оркестрында мандолиначы Җәләл Мәҗитов бу вакыйганың шаһиты була: «Йомшак кына аваз белән җылы гына җөмләләр белән башланган бу лекция бара-бара эзгә төшә һәм Габдулла Тукай үзе дә (су коеныр алдыннан чиркәнеч алган кеше кебек) иркенләп сулу ала һәм сөйли торган сүзен киңәйткәннән-киңәйтә бара. Халык лекцияне бик яратып тыңлый һәм ахырында бик риза булып таралалар», - дип яза ул.
Гүзәл Төхвәтова әйтүенчә, лекцияне тыңларга килүчеләр арасында Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гафур Коләхмәтов, Каюм Коләхмәтов, Миргаяз Иманаев, Гайнетдин Әхмәров һәм башкалар була.
Тел белгече һәм фольклорчы Хуҗа Бәдигый түбәндәгечә искә ала: «Зал шыгрым тулы иде. Теоретик материал күп булмаса да, лекция миңа ошады. Тукай үзенең лекциясендә, хәзерге заман күзлегеннән чыгып, халык әдәбиятының эчтәлеген дөрес билгеләгән».
«Лекцияне Габдулла Тукай мәшһүр «Туган тел» шигыре белән тәмамлый. Тукай өчен халык авыз иҗаты – илһам чыганагы һәм яраткан халкының рухы. Шул ук елны бу лекция Казандагы «Сабах» нәшрияты тарафыннан Иван Харитонов типографиясендә аерым китап итеп басылып чыга», - диде мөдир.
Татарстан Милли музее директорының фәнни эшләр буенча урынбасары Светлана Измайлова Габдулла Тукай музее үзенең ишекләрен 1986 елда ачуын, татар җәмәгатьчелегенең үз халкын, мәдәниятен, телен таныткан Габдулла Тукай хөрмәтенә музей булдыру өчен зур тырышлык куйганын әйтте.
«Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәрләрен аерым билгеләп үтәсем килә, алар Габдулла Тукай биографиясен, иҗатын өйрәнеп кенә калмыйча, аның белән бәйле экспонатлар, предметлар җыеп, аларны саклап, Татарстан Милли музеена тапшырдылар. Бу да зур хезмәт», - дип билгеләп үтте ул.
Юбилей даталарына багышланган төрле елларда музейда экспозиция оештырыла торган булган. «Һәр экспозиция яңалык өсти барды: бик күп галимнәр Тукайның биографиясен өйрәнергә дип килә иде. 2018 елдагы экспозициядә иҗат төркеме белән нәтиҗәле эшләдек: без биредә Тукайның биографиясен булдырырга, аны дөнья күләмендәге шагыйрь буларак күрсәтәсебез, монда Тукай йортын барлыкка китерәсебез килде», - диде Светлана Измайлова.
«Хәзер сез Тукай дусларының портретын күрә аласыз, витриналарда шагыйрьнең мемориаль әйберләре тәкъдим ителгән. Горурланып, без Тукай йортына килдек, дип әйтә алабыз. Тукай биографиясе һәм иҗаты белән танышу өчен апрель аенда зур-зур төркемнәр булып мәктәп укучылары, туристлар күпләп килә. Минемчә, музейда алар шагыйрьнең күңеле, җаны белән якыннан таныша», - диде директор урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз