news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Кабатланмас моңнар» концерты узачак

Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Кабатланмас моңнар» концерты узачак
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

20 апрельдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Тәртип» радиосы оештырган «Кабатланмас моңнар» циклының чираттагы концерты була. Быелгы иҗади кичә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлана.

«Кабатланмас моңнар» проекты 2022 елда башланып киткән иде. «Тәртип» радиосы уздырган барлыгы тугыз концертның дүртесе нәкъ менә шушы цикл кысаларында оештырыла. Оештыручыларның төп максаты – милли музыкаль мирасны саклау, сәхнәдә өлкән буын артистларын һәм яшь талантларны берләштерү.

«Тәртип» радиосы баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева хәбәр иткәнчә, программада шигърияткә аеруча зур урын биреләчәк.

«Быелгы концертыбызны бөек шагыйре Габдулла Тукай белән бәйләдек. Аны шигъри концерт дип атасак та була, ләкин анда Тукай шигырьләре генә булмаячак, чөнки Тукай – ул бөтен шигъриятебезне берләштереп торучы, бөтен шагыйрьләрнең дә иҗатын аның эченә кертергә була. Шуңа күрә бик матур, җырлы, моңлы, шаян, шигырьле, кабатланмас кичә булыр дип көтәбез», – диде Ризәлә Исмәгыйлева.

Кичәдә Айдар Фәйзрахманов, Татарстанның Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, Миңгол Галиев, Фоат Галимуллин, Илдус Әхмәтҗанов, Луара Шакирҗанова, Фердинанд Сәләхов, Алмаз Хәмзин, Хәйдәр Гыйльфанов, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ Солтанова, Альберт Вәлиуллин, Айдар Рәкыйпов һәм башкалар катнашачак. Концертның режиссеры — Илфак Хафизов.

Тәнәфес вакытында да тамашачыларны кызыклы программа көтә: фойеда агач остасы Җәлил Вилданов ясаган уникаль музыка кораллары күргәзмәсе оештырылачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot