news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Бәйрәм бүген» концерты оештырылды

Казанда Тукайның 140 еллыгы уңаеннан «Бәйрәм бүген» концерты оештырылды
Фото: «Татар-информ»га Гүзәл Төхвәтова тәкъдим итте

Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрьнең тууына 140 ел тулу уңаеннан «Бәйрәм бүген» концерты оештырылды. Чарада «Милли моңнар» Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр чыгыш ясады.

Музей мөдире Гүзәл Төхвәтова бәйгенең икенче ел уздырылуын һәм Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлар белән Россиянең төрле почмакларында яшәүче милләттәшләребез катнашуын билгеләп үтте.

Концертта Габдулла Тукай сүзләренә язылган «Туган авыл», «Кызыклы шәкерт», «Ана догасы», «Карлыгач», «Бала белән күбәләк», «Күңел», «Пар ат», «Бишек җыруы» һәм башка җырлар яңгырады.

«Катнашучылар Казаннан, Татарстанның Алексеевск, Арча, Әтнә, Питрәч, Саба районнарыннан, Оренбург, Свердловск, Ульяновск өлкәләреннән, Чувашия республикасыннан килгән иде. Конкурс олыларны һәм балаларны, профессионалларны һәм үзешчәннәрне берләштерде», - диде Гүзәл Төхвәтова.

Җиңүчеләрне Габдулла Тукайның туганнары - журналист Риман Гыйлемханов һәм Казанның 64нче мәктәбе директоры Айнур Нуриев тәбрикләде. Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot