news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукайга багышланган милли театраль-цирклы спектакль әзерләнә

Казанда Тукайга багышланган милли театраль-цирклы спектакль әзерләнә
фото: "Татар-информ", Владимир Васильев/ архив

Казан дәүләт циркы Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Габдулла Тукайның әкиятләре һәм шигырьләренә нигезләнгән беренче милли театраль-цирклы спектакль әзерли. Премьера Татарстанның Туган тел көнендә – 26 апрельдә узачак.

«Бөек татар шагыйренең туган көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасын беренче тапкыр Казанда 16 мең тамашачы карый алачак – «Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль 10 көн дәвамында Казан циркында күрсәтеләчәк», – дип хәбәр итә Мәдәният миинстрлыгының матбугат үзәге.

Спектакльне «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе һәм театр режиссеры Илгиз Зәйниев; Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш рәссамы, Россиянең атказанган рәссамы Сергей Скоморохов; Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Марат Әхмәтшин, шагыйрә һәм тәрҗемәче Резеда Зәйниева катнашындагы иҗат төркеме әзерли.

Спектакльдә Россия һәм Белоруссиянең атаклы цирк артистлары, Татарстан җырчылары, биючеләре һәм драма артистлары катнаша. Спектакльдә шулай ук Балалар цирк мәктәбендә шөгыльләнүчеләр, шул исәптән цирк артистларының Франциядә узган Халыкара фестиваленең көмеш лауреатлары да катнаша.

Спектакльнең сюжеты Габдулла Тукайның «Печән базары яки Яңа Кисекбаш» поэмасына корылган. Аны язганда шагыйрь үзе дә кызыклы һәм маҗаралы вакыйгаларга очрый.

«Без шагыйребезне цирк йокысына талдырабыз. Ул анда үзе иҗат иткән барлык персонажлар белән очрашачак. Минем өчен бу иҗат кешесенең куркулары һәм бай күзаллаулары турындагы фэнтезилы тарих. Без автор тудырган образларны цирк сәнгате белән бәйләргә һәм XX гасырда Казандагы атмосфераны тоярга тырыштык. Бу гаҗәеп кызыклы», – ди спектакльнең режиссер-куючысы Илгиз Зәйниев.

Төп рольне – Габдулла Тукай ролен «Алтын битлек» лауреаты, атаклы биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла һәм Г. Камал театрының талантлы актеры Артур Шәйдуллин уйный. Тукайның сөеклесе Зәйтүнә ролендә – Татарстанның атказанган артисты, «Россиянең көмеш тавыш» иясе Эльмира Кәлимуллина.

Спектакль татар телендә бара. Рус теленә синхрон тәрҗемә булыр дип планлаштырыла. Яшь чикләве 0+.

«Печән базарында» милли театраль-цирклы спектакль Казан циркында 26 апрельдән 5 майга кадәр – барлыгы 8 тапкыр күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100