news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була

Казанда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

15-16 апрельдә Татарстан Милли музее филиалы – Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай укулары-2024» Бөтенроссия фәнни конференциясе була. Конференциядә Россия һәм төбәк әдәбияты, тарихының актуаль проблемалары, әдәби музейлар үсеше аспектларын өйрәнү, мәдәни мирасны саклау буенча мәсьәләләр тикшереләчәк.

«Фикер алышу өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә: Габдулла Тукай һәм аның замандашлары мирасы: ачышлар, тикшеренүләр, музейлаштыру; төрки дөнья әдәбияты контекстында Габдулла Тукай шигърияте; әдәби әсәрне музей экспозициясе ярдәмендә визуальләштерү; музей һәм гаилә: үзара бәйләнеш модельләре. Фәнни конференция эшендә катнашу өчен музей һәм архив эше, тарих һәм әдәбият өлкәсе белгечләре, культуролог, филолог, тарихчы, фәнни китапханә хезмәткәрләре, югары уку йортлары укытучылары һәм аспирантлары чакырыла», - дип хәбәр итте «Татар-информ»га музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Аның әйтүенчә, конференция эшенең нәтиҗәләре буенча материаллар җыентыгын чыгару планлаштырыла. Бастырып чыгару – түләүсез. «Конференциядә катнашу шарты: транспорт чыгымнары, туклану һәм яшәү өчен катнашучылар үзләре түли. Катнашу өчен анкета-гаризаны muztukay@mail.ru электрон адресына җибәрү сорала. Конференциядә катнашу өчен теркәлү 1 апрельгә кадәр», - диде ул.

Оештыру комитеты конференциянең темасына һәм фәнни дәрәҗәсенә туры килмәгән гаризаларны кире кагу хокукына ия. Конференциядә офлайн һәм онлайн катнашырга мөмкин: доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу; читтән торып – онлайн доклад белән чыгыш ясау, җыентыкта басылып чыгу). Конференциягә чакыру 5 апрельгә кадәр җибәреләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100