news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын реставрацияләргә җыеналар

Казанда Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасын реставрацияләргә җыеналар
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасы реставрацияләнәчәк. Проектның тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре белән Татарстан мәдәни мирас объектларын саклау комитеты уртаклашты.

Элеккеге документларга караганда, 1955 елда төзелгән бинада электр һәм су белән тәэмин итү, янгын сигнализациясе, инженерлык челтәрләрен алыштырырга яки ремонтларга, шулай ук инвалидларга керү мөмкинлеген оештырырга планлаштыралар.

Моннан тыш, белгечләр бинаның физик сакланышын тәэмин итәргә, аның техник халәтен һәм конструкцияләренең ныклыгын яхшыртырга, тарихи конструкцияләрне һәм архитектура элементларын торгызырга планлаштыралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100