news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз исән калган

Вакыйга бүген көндез Әмирхан урамындагы 41нче йортта булган.

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кыз подъезд түбәсенә егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Әмирхан урамындагы 41 нче йортның тугызынчы катыннан бер кыз егылып төшкән. Шул турыда хәбәр бүген көндез 112 ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру бердәм номерына килде», – дип ачыкладылар Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Чакыру буенча 2нче зона отряды коткаручылары килгән. Алар баскыч куеп, подъезд түбәсенә менгән. Имгәнгән кызны каты носилкага салып аска алып төшкәннәр һәм ашыгыч ярдәм табиблары бригадасына тапшырганнар.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot