news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз хастаханәдә үлгән

Кызны кома хәлендә Казан 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә китергән булганнар.

Казанда тугызынчы каттан егылып төшкән кыз хастаханәдә үлгән
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 25 март, «Татар-информ»). Тугызынчы каттан егылып төшкән кыз Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реанимация бүлегендә үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кыз хастаханәгә бик авыр хәлдә китерелгән, реанимациядә комада яткан. Ул алган имгәнүләрдән 15 сәгать 45 минутта үлә», – дип ачыкладылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек Казанның Яңа Савин районындагы йортның тугызынчы каттагы тәрәзәсеннән бер кызның подъезд козырегына егылып төшкәнен, аның исән калуын хәбәр иткән иде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100