news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тугыз табиб династиясе хөрмәтләнде

Аларның нәселләрендә төрле белгечлек табиблары бар, кайберләренең гомуми стажлары 500 елдан артып китә.

Казанда тугыз табиб династиясе хөрмәтләнде

(Казан, 26 июнь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанның "Казан" гаилә үзәгендә табиблар династияләре - барлыгы тугыз нәсел вәкилләре хөрмәтләнде. Берничә буын вәкилләре белән бергә килгән династияләргә, табиб һөнәре абруен саклаганнары, дәвам итүләре өчен, Казан шәһәре мэрының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Гафаров кеше үз гомерен табибларга ышанып тапшыруын искәртте. Кайбер гаиләләр әти-әниләре, әби-бабайлары эзеннән атлаучы балалары белән килгән. "Шушы оныклар, оныкчыклар династиянең дәвамчылары булуга өмет бар. Алар үсеп җитеп, бирегә җитди табиблар статусында килеп җитәрләр дип ышанабыз", - диде.

Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илнур Халфиев үз балаларына кешеләргә мәхәббәт, аларның хәленә керә белү кебек сыйфатларны тапшыра алган гаиләләргә рәхмәтен җиткерде. Республика клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев бүгенге чарада үзенең остазлары катнашуын әйтте. "Чын йөрәктән рәхмәт сүзләре", - диде.

Тантанада Ситдыйковлар, Поспеловлар, Дәүләтшин-Мингалиев- Габделхаковлар, Васильев-Сабитов-Мөхәммәтовлар, Урманчеевлар, Подрядновлар, Мәҗитовлар, Фәткуллин-Мифтаховлар, Гәрәевлар династияләре бүләкләнде. Нәселләрендә төрле белгечлек табиблар бар. Кайберләренең гомуми стажлары 500 елдан артып китә.

Акушер-гинеколог Сөембикә Гәрәева "Татар-информ" хәбәрчесенә гомере буе бер урында гына, 5нче шәһәр хастаханәсендә 45 ел хезмәт иткәнен сөйләде. "1973 елда укып бетергәч, Казан дәүләт медицина институтын тәмамлагач, мине шунда җибәрделәр. 35 ел бүлек мөдире булып эшләдем. Анда эшләүче миннән өлкәнрәк табиблар, мин каядыр китәргә талпынганда да, кая китәсең, ник кирәк китәргә, авырулар бөтен җирдә бертөрле дип гел үгетләделәр", - диде.

Ире Рамил Гәрәев белән мединститутның тулай торагында танышканнар. Ул гомере буе КДМУның Фармакология кафедрасында эшләгән. "Ике кызыбыз Гөлнара һәм Ләйлә - икесе дә табиблар. Алар да безнең эздән китте. Өлкән кызыбыз психотерапевт. Кечесе "Татэнерго"да медицина бүлеге мөдире. Белгечлеге буенча терапевт. Энем дә, сеңлем дә табиб. Оныгыбыз Тимур КДМУ да алтынчы курста укый", - диде.

Сөембикә Гәрәева әйтүенчә, яхшы табиб булыр өчен, үзеңнән дә бигрәк авыруларны яратырга кирәк. "Кешегә, кем булуына карамастан, ничек тә булса ярдәм итәргә тиешлегеңне белергә тиеш син", - диде.

Хатын-кызларга киңәше: әз генә авырый башласаң да, табибка бару. "Үз вакытында дәваланырга кирәк. Шулай ук, вакыт җитү белән кияүгә чыгу мөһим, картаеп калырга кирәкми, чөнки бала табу өчен иң оптималь вакыт 24-25 яшь. Яшь вакытта бала тәрбияләү сизелми дә, олыгайгач икенче ул", - диде.

Табиб хатын-кызның зирәк хәйләкәрлеге дә булырга тиеш, дип саный. "Иреңә тәкәбберлек белән карарга ярамый, әз генә берәр нәрсә эшләсә дә, мактап тору кирәк", - диде.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ИФО буенча штаттан тыш баш акушер-гинекологы Илдар Фәткуллин табиблар династиясе нәселдән күчә торган сәләт аша туа, дигән фикердә. "Казан медицинасы шундый: без бик күп. Россиядә каядыр моны кабатлап буладыр дип уйламыйм. Безнең медицинага тотрыклылык хас. Әле мин ерак туганнарны санамаганмын, гомуми стаж 700 елга да тулыр иде, мөгаен", - дип әйтте ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100