news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда тугыз катлы йорттан альпинист егылып төшкән

Гадәттән тыш хәл Фучик урамында 34 йорт янында булган.

(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында тугыз катлы йорттан альпинист егылып төшкән. Бу турыда «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Ир-ат Фучик урамында 34 йорт янында урнашкан янкорылма түбәсенә егылган.

«Егылган вакытын күрмәдем, әмма бирегә җыелган кешеләр альпинистның югары каттан “Имәнлек” метросы каршына ук егылуын әйттеләр. Аның бавы эленеп тора иде, полицейский түбәдә йөри иде. Мин килгәндә, табиблар китеп бара иде», — дип сөйләде шаһит.

Агентлыкка Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бирегә килгән коткаручылар ир-атны янкорылма түбәсеннән алганнар һәм табибларга тапшырганнар. Зыян күргән альпинистны хастаханәгә озатканнар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100