Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда тугыз катлы йортта янгыннан баланы коткарганнар
Бала фатирда үзе генә булган.
(Казан, 31 июль, «Татар-информ»). Бүген 14.36 сәгатьтә Казанның Ибраһимов проспектында 45нче йортта янгын турында хәбәр килде.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, янгын сүндерүчеләр тугыз катлы йортның дүртенче катында җиһаз һәм әйберләр януын ачыклаган.
Төтен таралган фатирдан биш яшьлек малайны коткарганнар. Янгын сүндерүчеләр фатир ишеген ачып кергән, балага махсус битлек кидереп урамга алып чыкканнар. Бала фатирда үзе генә булган.
15.05 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Фатирда 4 кв метр мәйданга зыян килгән. Янгын чыгу сәбәпләрен ачыклыйлар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз