news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгынны видеога төшергәннәр

Янгын Зәкиев урамындагы 37б номерлы йортында булган.

Казанда тугыз катлы йортта чыккан янгынны видеога төшергәннәр
скриншот видео из соцсетей

(Казан, 21 май «Татар-информ»). Шаһитлар Казанда тугыз катлы йортның ут ялмап алган балконын видеога төшергән. Кадрлар белән социаль челтәрдән файдаланучылар уртаклашты.

Видеода күренгәнчә, көчле ялкын телләре өченче каттагы фатир балконы тәрәзәләреннән чыга.

«Янгын Зәкиев урамындагы 37б номерлы йортның балконында булды. Янгын сүндерүчеләр утны оператив рәвештә сүндерде», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында әйтүләренчә, бу хәл нәтиҗәсендә берәү дә зыян күрмәгән, ә йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә эвакуацияләнгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot