news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда тугыз катлы йорт ишегалдында җиңел автомобиль өч яшьлек баланы бәрдергән

Малай парковкага куелган машинадан йөгереп чыккан һәм автоледи аны абайлап өлгермәгән.

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Авария кичә кич Казанның Голубятников урамындагы 20нче йорт ишегалдында булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Chevrolet автомобилен идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган һәм йорт яны территориясендә өч яшьлек малайны бәрдергән.

Шаһитлар әйтүенчә, бала парковкага куелган машинадан йөгереп чыккан һәм автоледи аны абайлап өлгермәгән.

«Малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар һәм, табиблар караганнан соң, өенә кайтарып җибәргәннәр», - дип ачыклык керттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot