Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Туганайлар» газетасы 4нче мәртәбә Медиа-Питрау оештырды
Бүген Казанда журналистлар һәм шәһәр халкы өчен Медиа-Питрау бәйрәме үтә. Әлеге бәйрәм чарасын «Татмедиа» АҖ филиалы – керәшеннәрнең «Туганайлар» мәдәни-агарту газетасы 4нче тапкыр оештырды. Бәйрәм концерты Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәгенең «Казансу» фольклор ансамбле чыгышы белән башланып китте. Алга таба тамашачыларны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Туганайлар» баш мөхәррире Юлия Губина сәламләде.
«Менә «Татмедиа» янында чираттагы бәйрәмебез. Без монда матур итеп дусларча яшибез: татарлар, руслар, чувашлар, якын туганнарыбыз булган керәшеннәр – бергәләп эшлибез. Бик яхшы гына «Туганайлар» керәшен газетасы чыгып килә. Шундый күңелле традициягә, уникаль вакыйгага әверелеп китте – Медиа-Питрау. Ел саен керәшен дусларыбызны җыеп концерт куябыз, үзебезнең эшне күрсәтәбез. Матур һәм күңелле итеп эшлибез», – дип ассызыклады Шамил Садыйков.
Губина исә җыелган халыкны бергәләп ял итәргә, җыр-биюләргә һәм уеннарга кушылырга өндәде.
«Хөрмәтле коллегалар, казанлылар, безнең карендәшләр! Барыгызны да Медиа-Питрауда сәламлибез. Инде 4нче ел шулай бергә җыелабыз. Җитәкчеләребез дә безгә һәръяклап ярдәм итеп торалар. Әйдәгез бүгенге көнне матур итеп уздырыйк, ял итик, бераз эштән арынып торыйк», – диде ул.
Концерт программасы ТР атказанган артисткасы Марина Карпова чыгышы белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз