news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда туган якны өйрәнүчеләр конкурсы узачак

4 февральдә А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сараенда туган якны өйрәнүчеләр арасында “Казан шәһәре башлыклары” дигән чираттагы конкурс уза

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ”). 4 февральдә А.Алиш исемендәге шәһәр балалар иҗат сараенда туган якны өйрәнүчеләр арасында “Казан шәһәре башлыклары” дигән чираттагы конкурс узачак.
Шәһәр башлыклары тарихы белән кызыксыну очраклы түгел. Ул Казан урамнарының кем башлангычы белән төзелүе, архитектура корылмаларының сафка басуы, сәнәгать, фән һәм мәдәният үсеше, башкалабызның архитектура күренеше һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләргә турыдан-туры бәйле, дип хәбәр итә бәйгене оештыручылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot