Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда туган теле рус булмаган мәктәп укучыларының Рус теле буенча халыкара олимпиадасы уздырыла
Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнаша
(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Бүген Казанның Халыклар дуслыгы йортында туган теле рус булмаган мәктәп укучыларының Рус теле буенча халыкара олимпиадасын ачу тантанасы уздырылды.
Бәйге Татарстан башкаласында7 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Анда Россия Федерациясе һәм БДБ субъектларында яшәүче 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары катнаша. Рус теле буенча Халыкара олимпиада ике турда үткәрелә. Беренче тур – сайлап алу, ул онлайн тест эшләү режимында үтте. Бәйгенең бу өлешендә 2,7 меңләп укучы катнашты. Казанда уздырыла торган йомгаклау өлешендә исә 100ләп бала көч сыныша.
Искәртеп узыйк: Олимпиада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, Казан федераль университеты белән берлектә, Татарстан Республикасы, Россия Федерациясе һәм БДБ субъектлары мәктәпләрендә рус телен укытуны камилләштерү, сәләтле һәм булдыклы укучыларны, шулай ук иҗади эшләүче укытучыларны барлау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә.
Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз