news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының бөтенроссия бәйгесенең финалы була

Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында республика районнарыннан 79 педагог һәм илнең башка төбәкләреннән ун татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты.

(Казан, 9 март, «Татар-информ»). Татар теле һәм әдәбияты укытучылары арасында «Туган тел» мастер-классы Бөтенроссия бәйгесенең финалы Татарстан башкаласында 30 марттан 1 апрельгә кадәр узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «2014 — 2021 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурс Россия һәм Татарстан халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклап калуга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган телләр укытучыларының абруен күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату максатыннан үткәрелә.

Конкурсның читтән торып уздырыла торган этабында республика районнарыннан 79 педагог һәм башка төбәкләрдән ун татар теле һәм әдәбияты укытучысы катнашты. Финалда 50 педагог катнаша.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100