Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Туган тел форумы җиңүчеләрен бүләклиләр
Әлеге минутларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы бара.
(Казан, 25 апрель, "Татар-Информ", Ләйлә Хәкимова). Әлеге минутларда Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумы уза. Форум кысаларында Татар теле һәм әдәбияты халыкара олимпиадасы, шулай ук "Илһам" республика конкурсы җиңүчеләрен бүләклиләр.
Халыкара олимпиадада татар теленнән 460 укучы белемнәрен сынаган. Татарстаннан - 216, Россиянең 26 төбәгеннән - 92, 13 чит илдән - 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән - 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнашкан.
Форумны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Язучылар берлеге оештыра.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, танылган язучылар, җәмәгать эшлеклеләре катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз