news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда туган кыз «Татар кызы» конкурсы финалында Мәскәү данын яклаячак

Чара Ижевскида 27 сентябрьдә узачак.

Казанда туган кыз «Татар кызы» конкурсы финалында Мәскәү данын яклаячак
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 сентябрь, «Татар-информ»). Казан туган Айсылу Мирхафизхан Мәскәүне “Татар-кызы 2019” конкурсы финалында Мәскәү данын яклаячак. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 яшьлек Айсылу Мирхафизхан Казанда туып үскән. Ул Казан федераль университетын һәм Казан хореография училищесын тәмамлаган. Хәзер Мәскәүдә яши һәм Щукин исемендәге театр институтында актерның сәхнә хәрәкәте һәм пластик сәнгатьлелек кафедрасы магистранты булып тора. Кыз фән, бию һәм балет белән мавыга.

Исегезгә төшерәбез, «Татар кызы» конкурсы өч этапны үз эченә ала. «Төбәк туры нәтиҗәләре буенча Россиянең 6 иленнән һәм 20 төбәгеннән 27 катнашучы Казанда берничә сынау узды. Аларны интеллектуаль яктан, аш-суга осталык һәм татар телен, мәдәниятен, тарихын һәм традицияләре буенча сынадылар», - диелгән вәкиллек хәбәрендә.

Финал этабына 14 кыз чыкты, аларның икесе Татарстан кызы - Чаллыдан Азилә Әюпова һәм «Казан гүзәле» номинациясендә төбәк этабында җиңгән Алия Әхмәтова.

27 сентябрьдә Ижевскида узачак «Татар кызы»ның йомгаклау этабында Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән делегацияләр катнашачак. Концерт программасында Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова, опера җырчысы, Татарстанның атказанган артисткасы Илүсә Хуҗина, альтернатив татар музыкасы вәкиле Илгиз Шәйхразиев һәм татар эстрадасының башка танылган вәкилләре катнашачак.

Җиңүчегә Златоуст осталары тарафыннан ясалган таҗ, шулай ук Lada Granta автомобиле бүләк ителәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100