Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Туган батыр» театраль блокбастерының премьерасы булды
Казанның Камал театрында җәйге театраль блокбастерның – режиссер Айдар Җаббаровның «Туган батыр» спектакленең премьерасы булды.
Сюжет үзәгендә – әбисенең (Алсу Гайнуллина) йортындагы подвалга төшеп китеп, мифик затлар һәм риваятьләр яши торган Түбән Казанга килеп эләккән Җәүдәт исемле үсмер малай (Фирзәр Галимов). Биредә малай Туган батыр (Илсаф Нәҗипов һәм Самат Хәбиров), аның тугры юлдашы Гөлчәчәкне (Алинә Мөдәрисова) һәм кырыс Дию (Алмаз Гәрәев) белән очраша.
Аларга бергәләп өйгә кайтырга, традицияләрне һәм кешеләрнең хәтерен юк итәргә тырышучы явыз Каракотны (Алмаз Борһанов) җиңәргә, борынгы шәһәрне юкка чыгудан саклап калырга кирәк.
Спектакльгә музыканы композитор Эльмир Низамов язган. Визуаль бизәлеш өчен Филипп Шейн (сценограф), Ольга-Мария Тумакова (костюмнар буенча рәссам), Ленсовет исемендәге театрның видео-рәссамы Игорь Домашкевич (видеограф), Ольга Акулова (ут буенча рәссам) һәм Римма Саркисян (хореограф) җаваплы булган. Пьесаның авторы – Рүзәл Мөхәммәтшин.
Фото: © Җәмил Сәлимгәрәев, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз